ФТМҮ эшчәнлегенең төп юнәлешләре

  Татарстан Республикасы фәнни-техник эшчәнлекне теркәү системасын кертү исәбенә дәүләт финанс ресурслары белән идарә итү нәтиҗәләрен күтәрү (узенең уникаль уйлап табылмасы – НИОКРларны теркәү буенча автоматлаштырылган гомуми системасы нигезендә);

  интеллектуаль милек базарын оештыру, наноиндустрияне үстерү, нанотехнологик кластер проектларын күтәрү өлкәсендә Россия үсеше буенча финанс институтлары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары арасында туган узара хезмәттәшлекне координацияләү;

  интеллектуаль милек, патентлар һәм товар келәймәләре (ФИПС Роспатент) буенча Федераль хезмәтенең республикадагы терәк оешмасы ролен үтәү;

  интеллектуаль милекне яклау буенча туган сорауларга консультацияләр үткәрү (уйлап табылмаларны, файдалы модельләрне, сәнәгать үрнәкләрен патентлау; товар келәймәләрен, хезмәт күрсәтү билгеләрен, товарның килеп чыгу урыны атамаларын теркәү; лицензия һәм махсус хокукларны кайтарту буенча килешүләр төзү; ЭВМ, Роспатент буенча мәгълүмати база программаларын теркәү өчен документлар әзерләү; интеллектуаль милек объектларына карата махсус хокукларның кулланылыш вакытын озайту белән бәйле булган материалларны әзерләү; НИОКР һәм технологияләрне башкару буенча килешүләрне патентлы-хокукый яктан тәэмин итү, һ.б.;

  Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүмат буенча Дәүләт системасының фәнни-техник мәгълүмат ресурслары белән тәэмин итүне үстерү нәтиҗәсендә Республиканың бюджет сферасы оешмаларының чыгымнарын киметү (ФТМҮнең мәгълүмати ресурслар фонды – ул 4,5 миллионнан артык сакланучы документлар, Россия һәм халыкара специальләшкән мәгълүмати агенстволарының гомуми мәгълүмат челтәрендәге 500 миллионнан артык документларына керү мөмкинлеге);

  Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү Үзәге эшчәнлеге кысаларында уйлап табучылар, предприятиеләр, оешмалар өчен Россия һәм чит ил фәнни-техник, патентлар буенча мәгълүмат базаларына керү мөмкинлеген булдыру.