РИРА членнары исәбендәге регионнар белән үзара хезмәттәшлек

РИРА членнары исәбендәге регионнар белән үзара хезмәттәшлек

Россия Федерациясе субъектларының экономик хезмәттәшлеге Ассоциациясе «Россиянең инновацион регионнар Ассоциациясе» (РИРА) - коммерциягә нигезләнмәгән оешма һәм ул Россия Федерациясе субъектларының Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан ирекле рәвештә оештырыла.

Бүгенге көндә Россиянең инновацион регионнар Ассоциациясенә унөч регион керә: Алтай, Иркутск, Калуга Красноярск, Липецк, Новосибирск, Пермь, Самара, Томск өлкәләре, Башкортостан, Мордовия, Татарстан республикалары.

Ассоциациинең максаты – урнашып өлгергән фәнни-техник үсеш модельләре нигезендә Ассоциациягә керүче регионнарның инновацион үсешенә булышлык күрсәтү. РИРА ресурслары әлеге регионнарга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт механизмнарын булдыруда кулланылыр дип көтелә.

Ассоциациянең төп бурычлары:

  инновацияләрнең үсешенә хокукый, икътисади, иҗтимагый һәм иҗади яктан уңайлыклар тудыру максатыннан тупланган тәҗрибә белән уртаклашуны стимуллаштыру;

  Ассоциация членнары, хакимият органнары һәм Россиия институтлары арасында инновацион, икътисади, фәнни-техник һәм мәгариф проектларын оештыру;

  РИРА членнары инновацион, икътисади, фәнни-техник һәм мәгариф проектларын РФ дәүләт хакимияте органнарына кертү, алар белән бергәлектә инвесторларны җәлеп итүне күз уңында тота. РИРА составына керүче регионнар инновация үсешен бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрүдә катнаша. Моннан тыш, Ассоциация членнары чит илләрдәге тиңдәш ассоциацияләр белән үзара хезмәттәшлекне оештырырга исәплиләр.

Ассоциация эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

Үзенең эшчәнлеген оештыру максатыннан Ассоциациядә РИРА составына керүче регион вәкилләре җитәкчелегендәге комитетлар төзелә:

- Квалификацияле комитет;

- Дәүләт тарафыннан инновацион продукция сатып алу комитеты;

- Законнар буенча комитет;

- Инвестицияләр буенча комитет;

- Үсеш институтлары буенча комитет;

- Мәгълүмати-аналитик комитет;

- Мәгариф буенча комитет;

- Мәгълүмати и аналитик хезмәттәшлек буенча комитет;

- Кластер сәясәте һәм кластер инициативалары буенча комитет.

ТР ДУП “Татарстан ФТМҮ” РИРА квалификацияле комитетын техник яктан оештыра, консультация һәм экспертлар белән тәэмин итә, бу бигерәк тә, РИРА составына керүче регионнарда «Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарының 2013 – 2016 еллардагы үсеше» озак срокка куелган максатлы программасын тормышка ашыру юлларын апробацияләү касаларында алып барыла.